news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — «Нефтехимик» каршылыгы рәттән өченче тапкыр 3:2 исәбенә тәмамланды

Ике Татарстан хоккей командасы арасындагы матчта өстенлекне Казан командасы алды.

«Ак Барс» — «Нефтехимик» каршылыгы рәттән өченче тапкыр 3:2 исәбенә тәмамланды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән көч сынашты. Матчта 3:2 исәбе белән «Ак Барс» җиңде. «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» каршылыгы рәттән өченче тапкыр 3:2 исәбе белән төгәлләнә. Беренчесендә Түбән Камада «Нефтехимик» җиңгән булса, Казанда узган ике уенда өстенлекне «Ак Барс» алды.

Әлеге матчта «Ак Барс» хоккейчылары бозга яңа форма киеп чыкты. «Ак Барс» командасының официаль сайтында язылганча, әлеге кара төстәге форма эшкәртелгән пластиктан ясалган. Һәр хоккейчының киемендә аның өчен тегелгән форма ничә эшкәртелгән пластик шешәдән ясалган икәне язылган.

Беренче период. Уенның беренче минутында ук «Нефтехимик» һөҗүмчесе Либор Гудачек исәпне ачты (0:1). Тугызынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Кирилл Петров гол кертте, исәп тигезләште (1:1).

Икенче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Стефан Да Коста Түбән Кама командасы капкасына алка кертте (2:1). Унсигезенче минутта «Нефтехимик» капитаны Александр Осипов гол кертте (2:2).

Өченче период. Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Виктор Тихонов алка кертте (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Мифтахов);
  • Галиев — Азеведо — Зарипов, Юдин — Лямкин;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Педан — Рукавишников;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Журавлёв — Хенкель;
  • Воронков — Сафонов — Петров (Бровкин), Лучевников.

 «Нефтехимик»

  • Барулин (Иванников);
  • Шиксатдаров — Гудачек — Хәйруллин, Брынцев — Рантакари;
  • Бикмуллин — Кучерявенко — Костицын, Осипов — Волгин;
  • Голубович — Шәрифьянов — Хафизов, Логинов — Сидоров;
  • Буцаев — Чивилёв — Шәфигуллин (Шутов), Воробьёв.

 

16 ноябрь көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Автомобилист» хоккейчыларына каршы уйнаячак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне «Нефтехимик» Мәскәүдә «Динамо» командасы белән көч сынашачак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100