news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның элекке уенчысы Казан командасының җиңелүенә сәбәпче булды

«Ак Барс» икенче тапкыр «Металлург»ка оттырды.

«Ак Барс»ның элекке уенчысы Казан командасының җиңелүенә сәбәпче булды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына җиңелде.

Уен Магнитогорскида узды. «Ак Барс» читтә уйнаган өч уенның икесендә җиңде. Казахстанның «Барыс» командасын 6:3 һәм уфаның «Салават Юлаев»ын 3:2 исәбенә җиңде, ә «Металлург»ка 1:2 исәбе белән оттырды. Бер атна элек Казан командасы Магнитогорск хоккейчыларына 1:3 исәбенә җиңелгән иде.

Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» уенчысы Джош Карри исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Беренче минутта Андрей Чибисов «Металлург»ны бер алкага алга чыгарды (2:1). Һөҗүмче Андрей Чибисов 2015-2017 елларда «Ак Барс» өчен уйнаган иде.

Командалар составы:

«Металлург»

  • Кошечкин (Заһидулин);
  • Чибисов — Карри — Кошелев, Яковлев — Земчёнок;
  • Голдобин — Зернов — Карпов, Дронов — Хультстрём;
  • Лайпсик — Майе — Никонцев, Пашнин — Минулин;
  • Швырёв — Неколенко — Акользин (Юров), Николаев.

«Ак Барс»

  • Бобков (Билалов);
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Кэмпфер — Хенкель;
  • Воронков — Сафонов — Зарипов, Юдин — Журавлёв;
  • Панюков — Уил — Петров, Лямкин — Рукавишников;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Квартальнов), Янчевский.

«Ак Барс» киләсе уенында Хабаровск шәһәренең «Амур» командасына каршы көрәшәчәк. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 17 октябрь 17:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100