news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара командасы шашка буенча дөнья беренчелегендә җиңде

Алар Төркиядә узган дөнья беренчелегендә җиңүләрен ТАССРның 100 еллыгына багышлаган.

Самара командасы шашка буенча дөнья беренчелегендә җиңде
http://tatar-congress.org

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Самараның Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге шашистлар командасы рус шашкалары буенча Төркиядә узган дөнья беренчелегендә чемпион булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Финал өлешендә 3 ил, Россия, Украина, Төркиянең җыелма командалары катнашты.  Бу чемпионатта дөньяның иң көчле 20дән артык гроссмейтры да бар иде. Россиядән 5 җыелма команда көч сынашты.  Шулар арасыннан Идел буе Федераль округыннан килгән Самара өлкәсенең Похвистнево районы Мәчәләй авылы командасы блиц программада беренчелекне яулады.

«Әлеге җиңүебезне ТАССРның 100 еллыгына багышладык», — диде команданың капитаны, шашка уены буенча дөнья чемпионы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Самара өлкәсе «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев. Җиңүчеләр Татарстан флагын тотып фотога да төшкән.

«Бәлки, киләсе дөнья чемпионаты бүгенге чемпионнар командасының җитәкчесе Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның туган җире, Самара өлкәсенең Мәчәләй дигән татар авылында узар. Моңа аларның статуслары да,  хокуклары да, теләкләре дә бар», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100