news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова «Матч! 5 лет» премиясенә тәкъдим ителгән

Казанда туган, «Матч ТВ» журналисты Евгений Евневич «Герой вирусного видео» номинациясендәге бүләккә дәгъва итә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» командасы баш тренеры Леонид Слуцкий «Герой вирусного видео» номинациясендә «Матч! 5 лет» премиясенә дәгъва итә. Валерий Карпин, Евгений Плющенко, Этери Тутберидже һәм Станислав Черчесов аның көндәшләре булачак.

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Юлия Ефимова, Мария Ласицкене, Евгения Медведева һәм Мария Шарапова белән «Иң популяр спортчы» номинациясе бүләге өчен көрәшәчәк.

«Матч ТВ» медиа-холдингы җитәкчелеге спорт медиа-индустрия лидерларының беренче илкүләм конкурсын уздыру турында карар кабул итте. Җиңүчеләрне игълан итү тантанасы 4 ноябрьдә телеканалның туры эфирында узачак.

Җиңүчеләр 11 номинациядә билгеләнәчәк. Шулай итеп, «Герой вирусного видео» номинациясенә Казанда туган, «Матч ТВ» журналисты Евгений Евневич эләккән.

Һәр номинациядә җиңүче ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, шулай ук эксперт жюри бәяләмәсе нигезендә билгеләнәчәк. Жюри составына Вячеслав Фетисов, Константин Цзю, Андрей Кириленко, Сергей Шнуров, Сергей Карякин, Илья Авербух, Николай Валуев, Александр Поветкин, Тимофей Мозгов, шулай ук башка танылган Россия спортчылары һәм шоу-бизнесның кайбер вәкилләре кергән.

Тавыш бирү бүген, 14 октябрьдә башланды, һәм 3 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100