Теләче полиция хезмәткәрләре сынатмый

полиция хезмәткәрләре дзюдо буенча республика Чемпионатында көч сынашты.

(Теләче, 13 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче"). Шушы көннәрдә Яр Чаллы каласында полиция хезмәткәрләренең чираттагы ярышлары узды. Бу юлы полиция хезмәткәрләре дзюдо буенча республика Чемпионатында көч сынашты, дип яза җирле басма.

Бәйгедә 100 дән артык көрәшче катнашты. Шулар арасыннан Дамир Кадыйров, Әбүзәр Галиев, Газинур Нурмиев,Фидарис Әгләмутдиновлар безнең район данын якладылар. Нәтиҗәдә, Теләче районы командасы республикада 3нче урынны алды.