«Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллит бәрү сериясенә барып җитте һәм җиңде

«Сочи» — «Ак Барс» уены исәбе — 2:3.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын буллит бәрү сериясендә җиңде. Уен исәбе 3:2.

Матч Сочида үтте. Бүген бу сезонда беренче тапкыр «Ак Барс» капкасын Тимур Билалов саклады.

Беренче период. Уналтынчы минутта исәп ачылды, голны «Сочи» һөҗүмчесе Артём Николаев кертте (1:0).

Икенче период. Икенче минутта Континенталь хоккей лигасында үзенең 600нче уенын үткәрүче Артём Лукоянов исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Унҗиденче минутта Василий Глотов «Ак Барс» капкасына гол кертте (2:1). Период ахырында «Ак Барс», капкасын буш калдырып, алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды. Бер минуттан ким вакыт калганда, «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер алка кертте (2:2).

Өченче период ахырында исәп тигезләште, шул сәбәпле командаларга өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Овертаймда да тигез исәп сакланды. Хоккейчылар капкачы белән бергә-бер калып бәрүләрне — буллит сериясен башлады. «Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллитларга хәтле барып җитте. Монда Казан командасы өстен чыкты.

Командалар составы:

«Сочи»

  • Хелльберг (Третьяк);
  • Бакош — Вихарев — Пилипенко, Камалов — Якс;
  • Феоктистов − Гәрәев — Руденков, Валенцов — Рундблад;
  • Лайпон — Глотов — Петьков, Мищенко — Балдаев;
  • Николаев − Жабреев — Бабенко, Зоркин — Баканов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Лукоянов — Глухов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов– Тарасов, Юдин — Журавлёв;
  • Воронков — Сафонов — Коваленко, Янчевский — Рукавишников;
  • Бровкин — Бурмистров — Петров (Меховов), Адамчук.

«Ак Барс»ның киләсе уены да «Сочи» командасына каршы булачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 18 сентябрь 17:30 сәгатьтә башлана.