news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә туып үскән танылган шахматчы 37 илдә җиңү яулаган

Ленар Мурзин - шахмат серләренә өйрәтүче өч китап авторы.

Әгерҗедә туып үскән танылган шахматчы 37 илдә җиңү яулаган
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 14 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Үтәгән авылында туып-үскән, дөньякүләм танылган шахматчы Ленар Мурзин «Олимп» спорт комплексынлда әлеге спорт төрен яратучылар белән очрашты, уенда аларның осталыгын сынады. Ул Иннополиста шахмат буенча тренер булып эшли, 37 илдә узган турнирда җиңүче булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«6 сыйныфны тәмамлагач Үтәгәндә партком секретаре булып эшләгән әтием Нургали мине Әгерҗедән ерак түгел урнашкан „Яшь тимерьюлчы“ лагерена алып килде. Биредә күңелеңә хуш килгән спорт төрләре белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә була иде. Мин шахмат уйнаучы яшьтиләрем янына утырдым һәм… берничә секундтан Ижау малае тарафыннан җиңелдем дә», — дип искә алды Ленар абый шахмат белән кызыксына башлаган вакытларын. 

Әлеге җиңелү аңа шахматка кереп китәр өчен ныклы этәргеч була. Ул авыл китапханәсеннән беренче татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның әлеге спорт төренә өйрәткән «Шахмат уены» («Самоучитель шахматной игры») китабын табып ала һәм уен серләренә төшенә башлый. 

«Көн-төн укыдым мин ул китапны. Бөтен партияләрне өйрәнеп чыктым. Нәтиҗәдә, икенче елны ук Әгерҗедә чемпион исемен яуладым», — ди Ленар абый. 

Әнә шул вакыттан башлап бүгенгә кадәр Үтәгән егете, нинди генә дәрәҗәләргә ирешүенә карамастан, бер генә көн дә шахмат уйнамый калмый икән. Үзе турында ул «язмышым — шахматлар, һөнәрем — шахматчы» дип әйтергә дә ярата.

Тренер вазифасын башкарганда Ленар әфәнде үзен ярышларда да сыный. 40 елга якын эшләү дәверендә аңа 37 илдә, бик күп шәһәрләрдә йөзләгән бәйгедә катнашырга туры килә. Венгрия, Австрия, Испания АКШта һәм башка илләрдә узган ярышларда пьедесталның югары баскычына күтәрелә. 

«Олимп» спорт комплексындагы очрашу вакытында Ленар Мурзин Әгерҗедә дә балалар шахматын үстерергә игътибар зур булсын иде дигән теләген җиткерде. Өйрәнүләр уздырырга үзенең дә бирегә ешрак киләчәген белдерде. Бу көнне ул, шәһәрнең иң көчле 13 шахматчысы белән берьюлы уйнап, мастер-класс та күрсәтте. 

Ленар Мурзин - шахмат серләренә өйрәтүче өч китап авторы. Аның берсе инглиз телендә язылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100