^"УНИКС" тренерсыз калды

^"УНИКС" тренерсыз калды

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Александр Абрамов). "УНИКС"ның тренеры Борис Соколовский Казан клубында Станислав Еремин ярдәмчесе буларак ике сезон эшләде, хәзер "Динамо" (Мәскәү) хатын-кызлар клубын җитәкләячәк. Бу турыда Соколовский "Спорт-Экспресс"ка биргән интервьюсында: "Мин "Динамо" (Мәскәү) хатын-кызлар клубын җитәкләү турында тәкъдимне кабул иттем. Контрактка рәсми рәвештә кул куелмаган, әмма килешүнең барлык пунктлары да сөйләшенгән. "Динамо"да үземнең ярдәмчеләрем итеп күргән кешеләр белән якынча сөйләшүләр булды, әмма контрактка кул куелганчы аларның фамилияләрен атамыйм", - дип игълан иткән.

Искә төшереп үтәбез, Борис Соколовский 2005 ел Аурупа чемпионатының сайланма турнирында чыгыш ясаячак Россиянең җыелма командасы тренерларының берсе булып тора.