news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якубов «Ак Барс»тан Яруллинның китүе турында: Аны калдыру өчен барысын да эшләдек

Яруллин Континенталь хоккей лигасының тәмамланып килүче даими чемпионатында 42 матч үткәрде.

Якубов «Ак Барс»тан Яруллинның китүе турында: Аны калдыру өчен барысын да эшләдек

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Ак Барс» командасы генераль менеджеры Рафик Якубов клуб спортчысы Альберт Яруллинның китүенә борчылуын яшермәде.

«Клуб өчен бу бик авыр һөҗүм. Яруллин — ул төп состав уенчысы, топ-хоккейчы, бозда команда лидеры. Гадел, намуслы, дини егет», — дип Якубовның сүзләрен китерә «Спорт-Экспресс».

Генераль менеджер сүзләренчә, «Ак Барс» командада үз тәрбияләнүчесен саклап калу өчен бөтен көчен куйды.

«Альбертны калдыру өчен барысын да эшләдек. Без аңа лаеклы тәкъдим ясадык, өч елга килешү бирдек, әмма Яруллин барыбер „Трактор“ белән контракт төзеде. Ул аңлатканча, аның мөхитне алыштырасы килгән», — диде Якубов.

Яруллин Континенталь хоккей лигасының тәмамланып килүче даими чемпионатында 42 матч үткәрде, 16 (2+14) очко җыйды. Плей-оффның 13 уенында хоккейчы исәбендә бер алка һәм биш нәтиҗәле пас.

Кичә «Трактор» белән өч еллык килешү төзегән Яруллинның карарына аның иң яхшы дусты голкипер Эмиль Гариповның һәм һөҗүмче Владимир Ткачевның Чиләбе клубына күчүе йогынты ясады. Яруллин белән Гарипов бергә берничә тапкыр Мәккәгә хаҗ кылган иде. Алар өчесе дә «Ак Барс»та тәрбияләнгән спортчылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100