news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына әзерләнә башладылар

Үзәккә йөрүчеләр «FIT-5», «МАТР» программалары буенча шөгыльләнә.

Чаллыда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына әзерләнә башладылар
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 14 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). 2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары үткәреләчәк. Чаллының «Изгелек» реабилитация үзәгенә йөрүчеләр бу уеннарга инде күптәннән әзерләнә башлады.

Учреждениедә сентябрь аеннан бирле көндезге төркемнәр булдырылды. Биредә 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге инвалидлар көненә дүртәр сәгать шөгыльләнә. Беренче төркем иртәнге 8дән 12гә кадәр, икенче төркем көндезге 1дән кичке 5кә кадәр килә. Һәр төркемгә унар кеше йөри.

Үзәкнең директор урынбасары Исламия Агмалова әйтүенчә, әзерлек чаралары махсус план нигезендә алып барыла.

«Бүгенге көндә реабилитация үтүчеләр белән биредә өстәл уеннары, күңелле стартлар, йөгерү, хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Үзәккә йөрүчеләр «FIT-5», «МАТР» программалары буенча шөгыльләнә», — ди ул.

«FIT-5» программасы (редакция искәрмәсе: FIT «fitness» сүзенең кыскартылган варианты, яхшы формада булу дигәнне аңлата) өч максатны күздә тота: атнага 5 тапкыр физик күнегүләр ясау; көненә бишәр җиләк-җимеш ашау; көненә бишәр шешә су эчү.

МАТРга килгәндә — ул хәрәкәт активлыгын арттыручы күнегүләр программасы. Спортның рәсми төрләре буенча Махсус Олимпиадада катнашырга сәләтле булмаган, авыр когнитив һәм физик кимчелекләре булган кешеләргә билгеләнгән. Шуңа да белгечләр үзәккә йөрүчеләргә шәхси якын килеп һәм кызыксынуларыннан чыгып махсус күнегүләр үткәрә.

Әлеге программа кысаларында катнашучыларның футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы буенча уен күнекмәләрен дә үстерәләр. Болардан тыш, инвалидлар дәвалау физкультурасы бүлмәсендә махсус аппаратларда да шөгыльләнәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100