news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм реаль пилотлар өчен виртуаль ярышта катнаша

Виртуаль узышларда барлыгы 33 пилот катнашыр дип көтелә.

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм реаль пилотлар өчен виртуаль ярышта катнаша
Солтан Исхаков

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казан автоузышчысы Рөстәм Фәтхетдинов реаль пилотлар өчен виртуаль узышларда катнашачак. Әлеге ярышларны Россиядә беренче тапкыр LADA Sport ROSNEFT оештыра. Ярышның туры трансляциясе 15 апрельдә 19:00 сәгатьтә башлана.

Узыш берничә этапны (күнегүләр һәм квалификация) үз эченә ала. Әлеге этапларның нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 25 спортчы финалда катнашачак. Аларның хронометражы реаль узышлардагы кебек үк 40 минут тәшкил итәчәк.

Виртуаль узышларда барлыгы 33 пилот катнашыр дип көтелә. AG Team командасын тәкъдим итүче 17 яшьлек Фәтхетдиновтан тыш, пилотлар исемлегендә Казаннан тагын ике спортчы - AG Team командасыннан Никита Дубинин һәм «Чыңгызхан» клубыннан Әнвәр Тутаев та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100