news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Без бай яшәмәдек, хәтта автобуста утырып бару өчен дә акча җитми иде

2018 елгы Олимпия чемпионы үз карьерасының чишмә башын искә төшерде һәм фигуралы шуу спорты белән шөгыльләнүне дәвам итәргә нәрсә этәргеч ясавы турында сөйләде.

Алинә Заһитова: Без бай яшәмәдек, хәтта автобуста утырып бару өчен дә акча җитми иде
https://www.instagram.com/azagitova/

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 2018 елгы Олимпия чемпионы, 17 яшьлек фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова фигуралы шуу спорты белән шөгыльләнүне дәвам итәргә нәрсә этәргеч ясавы турында сөйләде.

«Бер тапкыр күнегүләрдән качтым! Бүтән мондый хәл кабатланмады, авызымнан: «Моны эшләргә теләмим», - дигән сүз чыкмады.

«Минем холкым җиңелләрдән түгел һәм әбием (ул минем белән Ижевскидан Мәскәүгә күчеп килде, бер шоуны да калдырмый һәм без һәрвакыт бергә) моны яхшы белә! Әмма мин спорттан китәргә теләмәдем, боларның барысын да нәрсә хакына эшләвемне белә идем. Ул чагында бик яхшы яшәмәдек, хәтта автобуста бару өчен дә акча җитми иде. Көн саен Мәскәүнең икенче башына күнегүләргә йөрдем, иртәнге 7дә өйдән чыгып китеп, төнге 11ләрдә генә кайта идем. Медальләр белән бергә кулга акча да керә башлады», - дип сөйләде Заһитова Cosmopolitan журналының май санында дөнья күргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100