Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Бөтендөнья ислам хоккей лигасын төзергә телиләр
Бу уңайдан 20 дәүләт белән сөйләшүләр алып барабыз, диде спорт вәкиле.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Бөтендөнья ислам хоккей лигасын булдыру проекты эшләнә. Күп кенә мәсьәләләр хәл ителгән, хәтта ярышларның уставы да расланган диярлек.
«Татарстанда Ислам хоккей лигасын төзү идеясе белән чыктык. Минем инде старт документларым, хәтта устав проекты да бар. Миңа төрле илләрдән мөселманнар катнашырга әзер булуын берничә тапкыр әйттеләр инде. Теләкләр күп, төгәллек кенә кертеп бетереп булмый. 20 дәүләт белән сөйләшүләр алып барабыз», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов.
Шул ук вакытта спорт вәкиле икътисади мәсьәләләрнең катлаулылыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хоккей — шактый кыйммәтле спорт төре. Димәк, турнирны оештыру буенча чыгымнарны республика өстенә калдыру дөрес түгел, шуңа күрә башта ярышларның икътисади нигезен эшләргә кирәк булачак.
«Татарстанда мондый турнир уздыру өчен хоккей инфраструктурасы җитәрлек. Лиганы оештыру шулай ук проблема түгел, әмма финанслау мәсьәләсе бар», — дип йомгаклады Рябов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз