news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясаячак

Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиеваны чыгышлардан вакытлыча читләштерү турында ISU, WADA һәм Халыкара Олимпия комитетының апелляцияләрен кире какты.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясарга мөмкин.

Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиеваны чыгышлардан вакытлыча читләштерү турында ISU, WADA һәм Халыкара Олимпия комитетының апелляцияләрен кире какты.

Хәбәр ителгәнчә, фигуралы шуу остасына шәхси ярышларда катнашырга рөхсәт итү турындагы карар «якланган персона» (15 яшькә кадәр) һәм аларга аерым якын килүне исәпкә алып кабул ителгән. Моннан тыш, Спорт арбитраж судында Вәлиеваның допинг-тесты нәтиҗәләре турында үз вакытында хәбәр итмәүгә бәйле җитди проблемалар булуы хакында да искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100