news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Олипиадада допинг вазгыятен беренче тапкыр шәрехләде

15 яшьлек спортчы сүзләренчә, катлаулы вазгыять булу һәм эмоциональ яктан аруга карамастан, ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә өметләнә.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева беренче тапкыр Пекинда Олимпия уеннарында аның тирәсендәге допинг низагы вазгыятен шәрехләде.

15 яшьлек спортчы сүзләренчә, катлаулы вазгыять булу һәм эмоциональ яктан аруга карамастан, ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә өметләнә.

«Бу көннәр минем өчен бик катлаулы булды. Эмоцияләр җитми инде. Мин шатланам, шул ук вакытта эмоциональ яктан ардым. Шуңа күрә күз яшьләре… Мөгаен, бәхет һәм бераз кәеф төшү бар. Шул ук вакытта мин Олимпия уеннарында булуым һәм безнең илнең данын яклавым белән бәхетле. Мин югары дәрәҗәдә әзерләнеп, үз нәтиҗәмне күрсәтергә өметләнәм», — диде Вәлиева «Беренче канал» эфирында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100