news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең спорт министры урынбасары вазифасына Азат Кадыйров билгеләнде

Азат Кадыйров моңа кадәр Татарстанның «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры булып эшләде.

Россиянең спорт министры урынбасары вазифасына Азат Кадыйров билгеләнде
Солтан Исхаков фотосы

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Татарстанның «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйровны Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Азат Кадыйров 1973 елның 29 августында Казан шәһәрендә туган. 1996 елда «инженер» белгечлеге буенча, шулай ук 1999 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлый. Аннары 2006 елда «спортның уен төрләрендә менеджмент» белгечлеге буенча Дәүләт идарә университетында белем алып чыга.

2001-2009 елларда Азат Кадыйров Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында эшләде. 2009 елдан — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директорының беренче урынбасары, 2013 елдан — генераль директор.

Казанда дирекция тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар арасында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елгы Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты, 2017 елгы футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, 2018 елгы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм башка зур халыкара, Россиякүләм спорт ярышларын телгә алырга мөмкин.

Азат Кадыйров дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән. Өйләнгән, ике улы бар.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100