news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогы этабында призлы урыннар яулады

Бүген Киров-Чепецк шәһәрендә ярышларның беренче көне узды.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан чаңгычылары Сергей Ардашев һәм Евгений Вахрушев бүген Киров-Чепецк шәһәрендә старт алган Россия Кубогының өченче этабында классик спринтның көмеш һәм бронза призерлары булды. Бу хакта Татарстан чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике тапкыр дөнья чемпионы, Ханты-Мансийск вәкиле Сергей Устюгов (Ардашевны 2,11 секундка артта калдырды) җиңүче булды.

Хатын-кызлар ярышында Татарстан спортчылары арасында Алия Ихсанова иң яхшы күрсәткечкә иреште, ул дүртенче урынны яулады. Ольга Сергеева бишенче булды.

«Нәтиҗә фаразлардан яхшырак булды, спортчылар үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтте, иртәгә буласы ярышны көтеп яшибез», — диде ярышларның беренче көне нәтиҗәләре хакында Татарстан җыелма командасының баш тренеры Эдуард Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100