news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Шибалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ» экипажы «Дакар»ның унберенче этабында җиңде

Чаллы автоузышчысы Дмитрий Сотников «Дакар»ның генераль классификациясен җитәкли, ул икенче булып баручы Шибаловтан 39 минут 58 секундка алда тора.

Антон Шибалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ» экипажы «Дакар»ның унберенче этабында җиңде
https://kamazmaster.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы вәкиле Антон Шибалов «Дакар» ралли-рейдының унберенче этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечкә иреште. Чаллы пилоты бүген 464 км озынлыктагы махсус участокны 4 сәгать 46 минут 38 секундта узды.

Тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Айрат Мәрдиев зачет дистанциясен 4 минут 13 секундта акрынрак узып, Унберенче этапта икенче булды. «МАЗ»да белорус пилоты Алексей Вишневский өченче урынны алды, ул җиңүчедән 4 минут 53 секундка калышты.

Чаллыдан тагын ике узышчы — Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников — бүген 4 һәм 5нче урыннарны яулады.

Соңгы ике этап (9 һәм 10) җиңүчесе булган чех автоузышчысы Мартин Мацик Iveco йөк машинасында узышның бүгенге этабында (Шибаловтан 7 минут 43 секундка калышып) алтынчы булды.

Сотников «Дакар»ның 11 этабы нәтиҗәләре буенча генераль классификацияне җитәкли. Ул икенче булып баручы Шибаловтан 39 минут 58 секундка алда. «Дакар»да йөк машиналары зачетында өченче урынны шулай ук татарстанлы Мәрдиев алды, ул Сотниковтан 1 сәгать 11 минутка һәм 30 секундка калыша.

«Дакар»ның 11 этабыннан соң, лидердан 1 сәгать 47 минут 48 секундка калышып, чех Мацик дүртенче урында бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100