news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән дүртенче этапта җиңде

Марафонның тугызынчы этабы Вада-әл-Давасир—Харад юлы буенча узды.

Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән дүртенче этапта җиңде
kamazmaster.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы «Дакар» ралли-рейдының тугызынчы этабында җиңү яулады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Экипаж юлны 3 сәгать 33 минут 42 секунд эчендә узды. Махсус участокның озынлыгы 410 км тәшкил итте. Ул Вада-әл-Давасир һәм Харад шәһәрләре арасыннан узды.

Икенче урынны белорус Сергей Вязович экипажы (+3.19), ә өченче урынны «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Эдуард Николаев (+9.24) яулады.

Искәртеп үтәбез, җомга көнне Николаев гомуми зачеттан төшеп калды, әмма марафонда катнашуны дәвам итте.

«Каргинов өчен бу җиңү быелгы «Дакар»да тоташтан дүртенче һәм тулаем алганда бишенче җиңү булды», — дип билгеләп үтелә басмада.

«Дакар» ралли-марафоны 17 гыйнварда тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100