news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» командасы фин хоккейчыларын җиңде

«Ак Барс» — «Йокерит» исәбе — 4:1.

«Ак Барс» командасы фин хоккейчыларын җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Хельсинкинең «Йокерит» командасы белән көч сынашты. Уенда 4:1 исәбе белән «Ак Барс» җиңде.

Әлеге ике команда арасындагы уен сентябрьдә узасы иде, тик ул вакытта, «Йокерит» хоккейчыларында вирус йоктыру шиге булу сәбәпле, уен күчерелде.

Бу матчта «Ак Барс» өчен беренче тапкыр сакчы Тревор Мёрфи уйнады һәм Казан командасы өчен беренче матчында нәтиҗәле пас бирде.

Беренче период. Тугызынчы минутта Кирилл Петров һәм Тревор Мёрфиның пасларыннан соң «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков гол кертте. Алканың капкага кереп җитүе шик тудырды, тик видеокабатлаудан соң голның чиста булуы билгеләнде (1:0). Унсигезенче минутта Иван Емец «Йокерит» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Беренче периодта Артём Лукоянов уңышсыз бәрелеп җәрәхәтләнде, ул кабат бозга чыга алмады.

Икенче периодның башында Данис Зарипов берүзе фин командасы капкасына таба юнәлә алды, шул мизгелдә «Йокерит» сакчысы Томми Кивистё аны аягын чалып екты. Шул исәптән, «Ак Барс»ка буллит бәрү мөмкинлеге бирелде, алканы капкачы белән бергә-бер калып бәрергә Найджел Доус чыкты, тик кертә алмады.

Өченче период. Бишенче минутта «Йокерит» һөҗүмчесе Никлас Енсен гол кертте, ул да видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (2:1). Унтугызынчы минутта Казан командасы һөҗүмчесе Стефан Да Коста алка кертте (3:1). Период ахырына ярты минут калганда, Кирилл Петров Хельсинки командасының буш капкасына гол кертә алды (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Мёрфи;
  • Галиев — Галимов — Зарипов, Лямкин — Юдин;
  • Лукоянов — Глухов — Дыняк, Педан — Хенкель;
  • Петров — Воронков — Емец, Рукавишников — Лучевников.

«Йокерит»

  • Линдбек (Калниньш);
  • Йоэнсуу — Регин — Хенрик, Лёв — Грант;
  • Савинайнен — Шрёдер — Толванен, Кивистё — Фриман;
  • Иконен — О’Нилл — Енсен, Скленичка — Пудас;
  • Юнттила — Пильстрём — Анттила.

Иртәгә дә «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Хельсинки шәһәренең «Йокерит» командасына каршы уйнаячак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100