news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

35 еллык тарихы булган көрәш мәктәбе юбилее уңаеннан Көрәш фестивале уздыра

Казанның «Ак Барс» көрәш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаучылар арасында дөнья, Европа чемпионнары бар.

 (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 35 яшьлек юбилеена багышланган Көрәш фестивале уздыра, анда дзюдо, самбо, ирекле һәм грек-рим көрәше буенча 200 дән артык спортчы катнашачак, дип хәбәр ителә көрәш сараеның рәсми сайтында. 

Фестивальнең тантаналы ачылышы 11.00 сәгатьтә башланачак. Чарага Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Х.Шәйхетдинов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Д.Фәттахов, Казан Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе С.Вострикова һ.б. чакырылган.

Юбиляр мәктәп 1981 елның 30 сентябрендә гомуми белем бирү, музыка, сәнгать һәм акробатика буенча спорт мәктәбен берләштергән гимназия буларак ачылган. Мәктәпне 2009 елга кадәр Татарстан Физик культура атказанган хезмәткәре Абдуллина Людмила Емельянова җитәкләгән. 1989 елдан Казанның Ленин районы 2 нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дзюдо һәм самбо төрләрен үстерә башлаган. 4 олимпия циклында мәктәпнең Олимпия резервы статусы булган.

2010 елда мәктәп «Ак Барс» көрәш сарае бинасына күчкән, 2014 елдан мәктәп исемен Казан «Ак Барс» көрәш сарае Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе итеп үзгәрткән. Бүген мәктәптә 450 спортчы дзюдо, самбо, ирекле һәм грек-рим көрәше белән шөгыльләнә.

Мәктәп 35 еллык эшчәнлегендә үз спортчылары белән горурлана. Алар арасында - 1991 елда Атланта (АКШ) Олимпия уеннарында катнашкан, 1990 елда Япониядә халыкара турнир призеры, 1994 елда Мәскәүдә студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионы, 1995 елда Минскида самбо буенча Европа чемпионы, 1996 елда Япониядә дзюдо буенча Дөнья чемпионаты көмеш призеры Зөлфия Гарипова; 1990 елда РСФСР беренчелеге җиңүчесе Юрий Щербаков; 1991 елда Германиядә самбо буенча халыкара турнирда җиңүчеләр Рафаэль Сабиров, Рөстәм Зиннатуллин, Ирек Дәүләтшин, Андрей Гуськов һәм Ирек Мәһдиев; 2005 елда Сербиядә һәм Черногориядә дзюдо буенча Европа беренчелеге көмеш призеры, 2006 елда Грециядә самбо буенча Европа беренчелеге җиңүчесе, 2006 елда Мәскәүдә самбо буенча Дөнья беренчелеге җиңүчесе, 2006 елда Ханты-Мансийскида Россия яшьләренең 1 нче җәйге спартакиадасының көмеш призеры Анастасия Ковязина; 2013 елда дзюдо буенча Россия чемпионы, 2013 елда Казанда 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадада ике тапкыр бронза призер, 2013 елда Маямида дзюдо буенча Гран-при көмеш призеры Мария Шекерова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100