news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ГТО нормативларын тапшырдылар

Нормативлар өч күнегү буенча тапшырылды.

Әлмәттә ГТО нормативларын тапшырдылар
http://almet-rt.ru/news/salamat/normat

(Әлмәт, 13 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Әлмәт шәһәре комлыгында ГТО нормативларын тапшырдылар Биредә үз көчен дистәләгән әлмәтле сынап карарга булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Нормативлар өч күнегү буенча тапшырылды: турникта тартылу, озынлыкка сикерү һәм идәннән күтәрелү. «Бүген теләгән һәркем үз-үзен тикшереп, күнегүләр ясый һәм нәтиҗәсен белә алды. Күп кенә 11 сыйныф укучылары консультация сорап килде.

«Барысы да күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә узды», — диде физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Дмитрий Бакалдин.

Ул карантиннан соң күпләрнең гадәти тормыш рәвешенә керә башлавын һәм спорт белән шөгыльләнүгә әйләнеп кайтуын, бүген кайберәүләрнең ГТО нормативын тапшыру өчен махсус ерактан килүен билгеләп үтте. Мәсәлән, катнашучыларның берсе шәһәр комлыгына Урсалыдан велосипедта килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot