news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» «Авангард»ны җиңде: хәлиткеч җиденче уен Казанда узачак

Бүген туган көнен бәйрәм итүче Кирилл Петров ике алкасы белән «Ак Барс»ка җиңү китерде.

«Ак Барс» «Авангард»ны җиңде: хәлиткеч җиденче уен Казанда узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалының алтынчы уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә дә, «Ак Барс»ныкында да өчәр җиңү. Киләсе уенда җиңгән команда Гагарин Кубогы өчен Мәскәүнең «ЦСКА» командасына каршы көрәшәчәк.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннарында 150нче тапкыр бозга чыкты. «Ак Барс» хоккей клубының социаль челтәрләрендә язылганча, бу — «Ак Барс» уенчылары арасындагы рекордлы күрсәткеч.

Беренче ике период голларсыз үтте.

Өченче периодның алтынчы минутында исәп ачылды. Уенның беренче голын «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров кертте (0:1). Периодның соңгы минутларында «Авангард» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Соңгы секундлар калганда, Кирилл Петров көндәш команданың буш капкасына икенче алканы кертте (0:2). Уенның ике алкасын да керткән Кирилл Петровка бүген 31 яшь тулды.

Командалар составы:

«Авангард»

  •  Грубец (Бобков);
  • Чинахов — Найт — Буше, Готовец — Береглазов;
  • Ковальчук — Зернов — Костин, Шәрипҗанов — Покка;
  • Каблуков — Стась — Потапов, Чистяков — Каски;
  • Дедунов — Семёнов — Толчинский (Хохлачёв), Соловьёв.

 «Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Лукоянов — Фисенко — Глухов, Рукавишников — Яруллин;
  • Воронков — Галимов — Галиев, Педан — Хенкель;
  • Дыняк — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
  • Сафонов — Бурмистров — Тихонов, (Зарипов), Журавлёв.

 «Ак Барс» һәм «Авангард» соңгы хәлиткеч уенны Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. Матч 15 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100