Алинә Заһитова олимпия чемпионы Татьяна Навканы туган көне белән котлады

Бүген 45 яшен билгеләп үтүче Татьяна Навка Алинә Заһитованы боз тамашасында тагын катнаштырырга ниятләвен белдерде.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 олимпия чемпионы Алинә Заһитова элеккеге фигуристканы, ә хәзер үзенә эш бирүчеләренең берсе Татьяна Навканы туган көне белән котлады. Алинә Заһитова әлегә Казанда яши.

«Кадерле Татьяна Навка, сезне туган көнегез белән котлыйм! Иң мөһиме — сәламәтлек һәм уңышлар», - дип язган Заһитова Instagram челтәрендә үзенең битендә сторизга.

Моңа кадәр Алинә Заһитова Татьяна Навка оештырган «Йокыга талган гүзәл. Ике патшалык легендасы» («Спящая красавица. Легенда двух королевств») дип исемләнгән шоуда катнашкан иде.

«Бик теләп, килеп чыкса, Алинә Заһитованы тагын эшкә тартабыз һәм узган елгы «Йокыга талган гүзәл. Ике патшалык легендасы» әкиятен кабатлыйбыз. Алинәнең нәкъ менә бездә шуарга ризалашуы белән мин бик бәхетле. Миңа калса, аңа үзенә дә үзен яңа рольдә сынап карау кызык булды. Алинә чемпион шууын күрсәтте. Көненә ике тапкыр ул йөз процент көчен бирде, шуның белән тамашачыларның лаеклы алкышларына күмелде», - дип китерә ТАСС Навканың Заһитова турындагы сүзләрен.

Татьяна Навка Роман Костомаров белән бергә бозда парлы бию буенча 2006 елгы Турин Олимпия чемпионы булды.