news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» 4 апрельдә «Локомотив» белән очрашуын тамашачылардан башка гына үткәрәчәк

Казан клубы коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы карарын үтәячәк.

«Рубин» 4 апрельдә «Локомотив» белән очрашуын тамашачылардан башка гына үткәрәчәк
ИА «Татар-информ»

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» һәм Мәскәүнең «Локомотив» командалары арасындагы 24нче тур матчы тамашачылардан башка гына узачак. Очрашу 4 апрельдә Үзәк стадионда үтә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан клубының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Республика штабы тарафыннан Татарстанда 15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиология режимы кертелүгә бәйле рәвештә спорт матчларын тамашачылардан башка гына үткәрү турында карар кабул ителде. Без әлеге карарны үтәячәкбез», - дип белдерделәр клубның матбугат хезмәтендә.

Казанның «Ак Барс» хоккей командасында үз бозындагы алдагы матчларны тамашачылардан башка гына уздырачаклары хакында хәбәр иткәннәр иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot