«Ак Барс» - «Салават Юлаев» командаларының ике матчы тамашачылардан башка гына узачак

Плей-офф сериясендә «Яшел дерби»ның старт матчы 18 мартта «Татнефть Арена»да үтәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» командалары арасында плей-оффның икенче раунды сериясендәге беренче һәм икенче матчлар коронавирус таралу куркынычы аркасында тамашачылардан башка гына узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына клубның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Командалар арасында беренче матч 18 мартта «Татнефть Арена»да үтәчәк. Очрашу 19.00 сәгатьтә башлана.

Якын көннәрдә клуб әлеге уңайдан рәсми пресс-релиз таратачак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиология режимы кертелүе хакында хәбәр иткән иде инде.