news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпиаданың медаль зачетында җиденче урынга менде

Хәзер Россия спортчылары активында 4 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль бар.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев ). Россия җыелма командасы 2022 елгы Олимпия уеннарының медаль зачетында җиденче урынга чыкты.

Бу күтәрелеш унышар километрлы дүртле эстафетада Россия чаңгычылары яулаган алтын медальдән соң булды. Хәзер Россия спортчылары активында 4 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, милли командабызга 4 алтын медальнең өчесен чаңгы ярышлары буенча җыелма команда алып килде.

Медаль зачетында Германия җыелма командасы алда бара (8-5-1), аннары Норвегия (8-4-5), өчлекне Америка Кушма Штатлары йомгаклый (5-5-1).

Дүрт ел элек Пхенчхандагы Олимпиадада Россия нибары ике алтын медаль яулап, гомумкоманда медаль зачетында 13 нче урынны гына алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot