Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия хоккейчысы Шәрипҗанов: Чехларга җиңелүебез сабак булачак
Россия җыелма командасы сакчысы Дамир Шәрипҗанов Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында уйнаган иде.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Россия җыелма командасы сакчысы, Түбән Каманың «Нефтехимик» шәкерте Дамир Шәрипҗанов команданың Чехия хоккейчыларына җиңелүе җыелма командабыз өчен яхшы сабак булачагына өметләнә.
«Р-Спорт» басмасына ул Пекинда уза торган 2022 елгы Олимпиадада Чехиягә каршы уйнаган матчтан (5:6) алган тәэсирләрен сөйләгән.
«Җиңелүебез начар, әмма бу безнең өчен сабак булачак. Плей-офф уеннары алдыннан артыбызга бик шәп итеп типтеләр. Төркем этабында без 1:0 исәбе белән җиңә алуыбызны күрдек. Хәзер әзерлек өчен өч көн бар, ял итәчәкбез һәм әзерләнәчәкбез», — диде Шәрипҗанов.
Дамир алты алка керттерүгә зарланды. «Уенның турнир әһәмияте булса да, булмаса да, без җиңәргә теләдек. Бигрәк тә чехларны. Җиңәсебез һәм плей-офф алдыннан ышаныч туплыйсыбыз килде. Моның кадәр гол керттерүебез бик яхшы түгел. Күп керттергәнне яратмыйм», дигән хоккейчы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз