Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда спортчылар, җитәкчеләр һәм студентлар «Чаңгы юлы» марафонына чыкты
Бүген Россиянең 72 төбәгендә «Россия чаңгы юллары-2021» ярышы булды.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Россиянең 72 төбәгендә «Россия чаңгы юллары-2021» масштаблы ярышлар узды. Чарада профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнашты.
«Татар-информ» хәбәрчесе Татарстанда узышның төп объектында — Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында булды.
Узышны уңай температура да туктатмады, гәрчә республиканың берничә районында аны шулай да күчерергә туры килде.
Ачылыш тантанасы дүрт йөгерештән соң узды. Аңа кадәр ГТОны 2, 3, 5 километрга тапшырып, 5 һәм 10 километрга массакүләм стартлар узды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Чаңгычыларга призларны ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Минголов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.
Чараның төп үзенчәлеге, гадәттәгечә, 2 километрга йөгереш иде, биредә төрле рангтагы җитәкчеләр булды. Анда республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
Марафонда ТР Министрлар Кабинеты эшләр идарәчесе, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев иң яхшысы булды. Хатын-кызлар арасында Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Гөлназ Габдрахманова беренчелекне алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз