Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгарда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан самбо буенча Татарстан беренчелеге уза
Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 2004-2005 елда туган егетләр һәм кызлар катнашачак.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 15-16 февральдә Болгар шәһәрендә «Олимп» спорт комплексы базасында самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы хәбәр итә.
Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 2004-2005 елда туган егетләр һәм кызлар катнашачак.
2020 елда ярышлар ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана.
Егетләр арасында 42 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 66 кг, 72 кг, 78 кг, 84 кг һәм 84 кг дан артыграк авырлык категорияләрендә иң көчлеләрне ачыклаячаклар.
Кызлар 38 кг, 41 кг, 44 кг, 48 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг һәм 70 кг дан артыграк авырлык категорияләрендә көчләрен сынаячак.
Ярышлар 15 февральдә 10:00 сәгатьтә башланачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз