news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Ригада җиңү яулады

«Ак Барс» киләсе уенын 15 февраль көнне Казанда үткәрәчәк.

«Ак Барс» Ригада җиңү яулады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Ригада «Динамо» командасына каршы уенда җиңде. Матч исәбе — 1:2.

Беренче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Эмиль Галимов исәпне ачып җибәрде (0:1). Унсигезенче минутта, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, Андрис Джериньш исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче периодта гол кертүчеләр булмады.

Өченче период. Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков командасын бер алкага алга чыгарды һәм җиңүгә китерде (1:2).

Командалар составы:

«Динамо»:

Макаров (Салак);

Дарзиньш − Джериньш — Редлихс, Берглунд − Сотниекс;

Мейя − Протапович — Эштон, Мамчицс − Маршалл;

Павлов − Лейниекс — Гиллис, Алишаускас − Балинскис;

Слепец − Шваненбергс — Гегерис (Батня), Дялога.

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Фрэттин, Викстранд — Педан;

Э. Галимов — Фисенко — Лукоянов, Рукавишников — Лямкин;

Дыняк — Галузин — Санников (Марушев), Фазылҗанов.

15 февраль көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәүнең «Спартак» командасын кабул итәчәк. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100