Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт үсмерләре бокс буенча Россия беренчелегендә җиңде
Яков Бодрягин Төмәндә узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 13 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5-11 февральдә Екатеринбургта 15-16 яшьлек үсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге уздырылды.
Ярышта үз өлкә, республикаларында җиңгән 262 боксчы катнашты. Татарстанның җыелма командасын тәшкил иткән 7 кешенең 4 есе Әлмәттән иде, дип яза җирле басма.
Тренер Раджив Низамиевның шәкертләре сынатмады. Яков Бодрягин (70 кг, 3 нче мәктәп укучысы) өч тапкыр рингка чыкты һәм өчесендә дә җиңү яулады. Назар Мехтизаде (66 кг, 25 нче мәктәп) өченче урын алды. Калганнар да уңышлы чыгыш ясады. Яков Бодрягин Төмәндә узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак. Уңышлы чыгыш ясаган очракта ул Европа беренчелегендә катнашу хокукы алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз