news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Европа чемпионатында кыска программада дөнья рекордын куйды

Фигуралы шуу остасы 2021 елгы Россия Гран-прида үзе яулаган казанышын узып китте.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Таллинда уза торган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында россияле Камилә Вәлиева кыска программада баллар буенча яңа дөнья рекорды куйды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ул үз прокаты өчен 90,45 балл алды. Фигуралы шуу остасы 2021 елгы Россия Гран-прида үзе яулаган (87,42) казанышын узып китте.

Икенче урында бельгияле Луна Хендрикс (76,25 балл), өченче урында — Россия вәкиле Александра Трусова (75,13) һәм дүртенчедә  Анна Щербакова (69,05) булды.

Ирекле программаны хатын-кызлар шимбә көнне, 15 гыйнварда, тәкъдим итәчәк.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100