news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән өченче этапта җиңде

Согуд Гарәбстанында «Дакар-2020» халыкара ралли-марафонының сигезенче этабы Вади-Әл-Давасир — Вади-Әл-Давасир маршруты буенча узды.

Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән өченче этапта җиңде
kamazmaster.ru

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы йөк автомобильләре категориясендә «Дакар» ралли-рейдының сигезенче этабында беренче булды. Андрей Каргинов участокны 4 сәгать 24 минут 58 секундта узды, бу ралли-рейд этапларында рәттән өченче җиңү.

Бүген Согуд Гарәбстанында «Дакар-2020» халыкара ралли-марафонының сигезенче этабы Вади-Әл-Давасир — Вади-Әл-Давасир маршруты буенча узды. Бу хакта «КАМАЗ-Мастер» командасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус участокның озынлыгы 474 км тәшкил итте. Икенче урында -«КАМАЗ — Мастер» командасыннан Антон Шибалов, өченчедә-Чехиядән Алеша Лопрайс җитәкчелегендәге «Татры» экипажы. Дмитрий Сотников экипажы («КАМАЗ-Мастер») дүртенче урынны алды.

Узыштан төшеп калган Эдуард Николаев «Дакар»да чыгышын дәвам итә, Dakar Experience аерым зачетында 46 км үтеп, бишенче урынны алды.

Ралли-марафон 17 гыйнварда тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot