news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер айдан артык тәнәфестән соң Данис Зарипов бозга чыкты, тик «Ак Барс» җиңелде

«Трактор» — «Ак Барс» уены исәбе — 2:1.

Бер айдан артык тәнәфестән соң Данис Зарипов бозга чыкты, тик «Ак Барс» җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбе шәһәрендә «Трактор» уенчыларына каршы уйнады. Матчта 2:1 исәбе белән «Трактор» җиңде. Әлеге уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бер айдан артык тәнәфестән соң бозга чыкты.

«Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель өчен дә бу тәнәфестән соң беренче уен булды. Алар икесе дә соңгы тапкыр команда составында 27 сентябрь көнне уйнаган иде.

Беренче периодта голлар булмады (0:0).

Икенче период. Икенче минутта «Трактор» һөҗүмчесе Томаш Гика, командасы күпчелектә уйнаганда, көндәшләр капкасына алка кертә алды, исәп ачылды (1:0). Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Алексей Бывальцев «Трактор» өчен икенче алканы кертте (2:0). Җиденче минутта «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель гол кертте (2:1).

Өченче периодта да алка кертүчеләр булмады (2:1).

Командалар составы:

«Трактор»

  • Федотов (Судницин);
  • Калинин — Бывальцев — Кравцов, Пилут — Манухов;
  • Оберг — Седлак — Гика, Карпухин — Телегин;
  • Шварёв — Основин — Берглунд, Огурцов — Гәрәев;
  • Авцин — Карлин — Косов, Евенко — Ясинский.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Мифтахов);
  • Азеведо — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
  • Воронков — Сафонов — Зарипов, Викстранд — Рукавишников;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Журавлёв — Хенкель;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Фисенко), Лучевников.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Нефтехимик» матчы 14 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100