news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшьләр өчен экстрим-парк төзеләчәк

Бүген экстрим-парк проекты турында фикер алыштылар.

Түбән Камада яшьләр өчен экстрим-парк төзеләчәк
https://tat.e-nkama.ru/news/

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Ковер» үзәгендә 2021 елда шәһәрнең «Кояшлы алан» паркында төзеләчәк экстрим-парк проекты турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безнең бу этапка җитүебез һәм барыбыз, аеруча, яшьләр күптән көтә торган экстрим-паркның нинди булачагы турында фикер алыша башлавыбыз бик яхшы», — дип мөрәҗәгать итте очрашу башында Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

Архитектор Эмиль Сираҗетдинов һәм Legato Sports Architecture командасына (Мәскәү, Таллин, Куала Лумпур, Казан һәм башка шәһәрләрдә скейт-парклар төзүчеләр) Түбән Кама яшьләре үз тәкъдимнәрен җиткерде.

«Минемчә, барысы да килеп чыгарга тиеш. Бу проект белән тәҗрибәле кешеләр шөгыльләнә, шәһәр башлыгы сезнең янәшәдә һәм сезнең омтылышыгызны уртаклаша», — дип билгеләп үтте бүгенге көндә Түбән Камада эш сәфәрендә булган Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов.

Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова да очрашудан  канәгать калуын җиткерде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100