news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Кызыл тасма киселгәч, Саба спортчылары баскетбол уенында көч сынашты.

Сабада яңа спорт мәйданчыгы ачылды
Илмира Галимуллина

(Саба, 12 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасы янында волейбол-баскетбол спорт мәйданчыгы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аны ачуда Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Мәйданчыкны ачу өчен кызыл тасма киселгәч, Саба спортчылары баскетбол уенында көч сынашты. Янәшәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100