news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Һәр муниципалитетта спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булу мөһим

Татарстан Президенты Буа шәһәрендә «Импульс» универсаль спорт залы төзелешенең барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов: Һәр муниципалитетта спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булу мөһим
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның спорт инфраструктурасы, яшәү урынына бәйсез рәвештә, республиканың барлык халкына спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа шәһәрендә «Импульс» спорт залында әйтте.

«Без күп халыкара ярышлар уздырдык һәм Казанның спорт базасы дөнья дәрәҗәсенә җитте. Әмма без башкала турында гына уйларга тиеш түгел, безнең өчен һәр муниципалитетта спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык шартлар булу мөһим. Без быел бассейннар төзү программасын тәмамлыйбыз диярлек, соңгы елларда 10 бассейн, 8 спорт комплексы төзедек», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, спорт инфраструктурасы үсеше нәтиҗәсендә, шул исәптән зур булмаган районнарда, бүген Татарстанда халыкның яртысыннан артыгы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.

«Импульс» универсаль спорт залы төзелеше 2020 елның гыйнварында башланды. Төзелеш республика бюджетыннан финансланды. Спорт залы исемен шәһәр халкы социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән сайлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100