news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында мини-футбол мәйданчыгы ачылды

Яңа универсаль спорт мәйданчыгы Чулпан авылында урнашкан.

Нурлат районында мини-футбол мәйданчыгы ачылды
Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районы Чулпан авылында мини-футбол мәйданчыгы ачылды. Ул республика шәһәрләре һәм торак пунктларында, муниципаль берәмлекләрдә универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Чулпан авылында мәйданчыкны ачу тантанасында Нурлат муниципаль раойны башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров катнашты.

2020 елда программа ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул «Демография» илкүләм проектныңы бер өлеше булып тора.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100