news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда боз сарае һәм спортзал сафка басачак

Республиканың тугыз районында ГТО комплексын тапшыру мәйданчыклары пәйда булачак.

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда боз сарае һәм спортзал сафка басачак
Владимир Васильев

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча спорт объектлары төзелеше дәвам итә. Көз башына Чаллыда өсте ябулы боз аренасын һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын төзү эшләре тәмамланыр дип планлаштырыла.

Моннан тыш, «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, Казан һәм Чаллыда ике ачык физкультура-сәламәтләндерү комплексы барлыкка киләчәк.

Быел Чаллыда «Юбилей» йөзү бассейны төзелде. Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика белән шөгыльләнү мәйданчыклары, ә Аксубай һәм Әлмәтнең шәһәр стадионнарында футбол кырлары төзекләндерелә.

Шулай ук быел Татарстанның тугыз районында ГТО физкультура-спорт комплексын тапшыра торган мәйданчыклар пәйда булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100