Башкортстанда «Аударыш» милли спорт уенын яңадан торгызалар

Иярдә утырган килеш кул көрәштерү ярышында Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев алып баручы булган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Белорет районы Козгын-Әхмәр авылында «Аударыш» уены буенча турнир узды. Республикада иярдә утырган килеш кул көрәштерү ярышын торгызалар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Чара Бөтендөнья башкорт корылтаеның башкорт иҗтимагый оешмалары һәм Белорет, Учалы, Архангель, Әбҗәлил, Бөрҗән районнары һәм Сибай, Магнитогорск, Межгорье шәһәрләре хакимиятләре катнашындагы күчмә киңәшмәсе кысаларында үткәрелде.

Турнирда Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев алып баручы ролендә чыгыш ясады.

«Аударыш» — иярдә утырган килеш кул көрәштерү ул. Бу уенны, нигездә, Башкортстанның таулы районнарында яшәүче башкортлар уйнаган», — дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Уен шартлары буенча «Аударыш»та ике яки аннан да күбрәк җайдак катнаша. Уен барышында алар, кулдан тотып, бер-берсен аттан тартып төшерергә тырыша. Әлеге уенда иң мөһиме — иярдә нык утыру һәм атта оста йөрү. Көндәшен аттан егып төшергән кеше җиңүче була.

Башкорт корылтае әлеге проектның масштабын киңәйтергә һәм спортчылар әзерли башларга ниятли.