Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" сезонын 24 августта башлый
24 августта "Ак Барс" үзендә Кытайның "Куньлунь" командасын кабул итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 июль, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Бүген Континенталь хоккей лигасы үзенең унынчы - юбилей сезон календаре белән таныштырды.
21 августта беренче булып бозга Гагарин Кубогы-17 иясе – Питер СКА һәм КХЛ регуляр чемпионат җиңүчесе – башкала ЦСКА командалары чыгачак. 22 августта Түбән Кама "Нефтехимик" уенчылары Хабаровскидан "Амур" хоккейчылары белән көч сынашачак. Быелгы сезонда, берничә еллык паузадан соң, казанлылар һәм түбәнкамалылар пар булып берләштерелгән, ягъни шул ук көндәшләр белән чиратлап уйныйлар. Казан "Ак Барс"ы 24 августта үзендә Кытайның "Куньлунь" командасын кабул итәчәк.
26 августта «Ак Барс» – «Адмирал» (Владивосток), 28 августта – «Ак Барс» – «Амур», 31 августта – «Ак Барс» – «Лада» (Тольятти) матчлары узачак. Шунысы кызык, быелгы сезоннан Тольятти командасының капкачылары тренеры булып, «Ак Барс» составында 1998 елның Россия чемпионы, казанлы Дмитрий Ячанов эшли.
Хәзерге вакытта «Ак Барс» та, «Нефтехимик» та Финляндиядә беренче җыелышларын уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз