news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Румыния татары Наим Белджин укучысы Халыкара көрәш турнирында өченче урын алган

Патриция Мария Петрас бер мең доллар белән бүләкләнгән.

Румыния татары Наим Белджин укучысы Халыкара көрәш турнирында өченче урын алган
Наим Белджин

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 10-11 апрель Ташкентта Үзбәкстан Республикасы Президенты призы өчен XV Халыкара көрәш турниры үткән. Әл-Хаким әт-Тирмизи истәлегенә багышланган турнирда Румыния Көрәш федерациясе рәисе Наим Белджинның укучысы өченче урынга лаек булган.

«Наим Белджин 57 килограмм авырлыктагы Патриция Мария Петрас һәм 81 килограмм авырлыктагы Тэнаси Джордж Александр белән ярышка барган. Патриция Мария Петрас өченче урынны яулаган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Наим Белджинның укучысына бер мең доллар премия бирелгән.

Аның әйтүенчә, Румыния татарлары тарихи традицияләрне яшәтүгә зур әһәмият бирә. «Көрәш — кагыйдәләре үзгәрүгә карамастан, борынгы спорт төре. Аны саклау өчен кулыбыздан килгәнне эшлибез», — дигән Румыния Көрәш федерациясе рәисе Наим Белджин.

«Татар спорты бик күпләргә кызыклы. Румыния татарларының эшчәнлеге мәдәниятләр арасында диалог кору, халыкларның этник үзенчәлекләрен белү, мәдәни төрлелек урнаштыру мөһим» — дип өстәгән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100