Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия фигуралы шуу буенча дөньякүләм Гран-приның үз вариантын булдырачак
Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) санкцияләрен исәпкә алып, оешма дөньякүләм ярышларның төрле вариантларын карый, дип искәртте Александр Горшков.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Россия фигуралы шуу буенча дөнья Гран-приеның үз вариантын булдырырга мөмкин. Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе башлыгы Александр Горшков «Матч-ТВ» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) санкцияләрен исәпкә алып, оешма дөньякүләм ярышларның төрле вариантларын карый. Шул исәптән Гран-при сериясенең тиңдәшен булдыру хакында да сүз бара, анда, мисал өчен, Кытай һәм Грузия катнашачак.
«Без бу мәсьәләне өйрәнәбез, әлегә ул идея стадиясендә генә. Төрле вариантлар карала, шуңа күрә әле төгәл генә берни дә әйтә алмыйм», - дип белдерде Горшков.
Элегрәк фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионнары Камилә Вәлиева һәм Алинә Заһитованың Этери Тутберидзеның «Чемпионнар бозда» дигән гастрольләр тамашасында катнашачагы турында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз