news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында волейбол буенча чемпионат җиңүчесенә акчалата бүләк биргәннәр

Район чемпионатында катнашкан 14 команда арасында барган уеннардан соң иң оста волейболчылар ачыкланды.

Чирмешән районында волейбол буенча чемпионат җиңүчесенә акчалата бүләк биргәннәр
Илназ Мөхетдинов

(Чирмешән, 12  март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында хатын-кызлар арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчесенә 25 мең сум акча биргәннәр. Төп бүләккә Твашкино авыл җирлеге командасы ия булган.

Район чемпионатында катнашкан 14 команда арасында барган уеннардан соң иң оста волейболчылар ачыкланды.

Финалга узган командалардан Ивашкино спортчыларына тиңнәр булмады, алар — беренче. Чирмешән авыл җирлегенең «Кызлар» командасы, алардан беразга гына калышып, икенче булды, аларга 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Өченче урынга чыккан «Элмәле» командасына 15 мең, дүртенче урын ияләре — шешминкалыларга 10 мең сумлык акчалата бүләк бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot