news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча шәһәрендә «Запорожец» автомобильләрендә узыш җиңүчеләре ачыкланды

Автоярышлар Яңа Кырлай авылында гомер иткән әфганчы Нәҗип Гариповның истәлегенә багышланган иде.

Арча шәһәрендә  «Запорожец» автомобильләрендә узыш җиңүчеләре ачыкланды
http://arskmedia.ru/

(Арча, 12 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Гөлнур Миннебаева). Арча шәһәредә Әфган җирендә ятып калган батырлар истәлегенә унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узышлар үтте.

Традициягә әйләнгән бу чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ярышларны оештыручы «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов һәм ветеран әфганчы Илнур Яруллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. «Сез, әфган сугышын узып кайтканнан соң да, җәмгыятьтә лаеклы урыныгызны табып, безгә яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итәсез», — дип, аларга карата соклануын белдерде ул.

Автоярышлар Яңа Кырлай авылында гомер иткән әфганчы Нәҗип Гариповның истәлегенә багышланган иде. Чараның төп өлеше башланганчы, шәһәр үзәгендә урнашкан әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салынды. Ә «Запорожец» машиналары Арча буйлап күргәзмә-йөреш оештырды. Машиналар ярышка тезелеп басканчы, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръән аятьләре укыды һәм ихлас теләкләрен җиткерде. 

2011 елдан бирле оештырылып килгән бу ярышларның быелгысы да бик кызу булды. 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашты. Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Лениногорск районнарыннан килгән оста машина йөртүчеләрне иң элек дүрт төркемгә бүлеп ярыштырдылар. Аннан соң, беренче урынга чыгучылардан калганнар узышты. Җиңүчене билгеләүче ахыргы хәлиткеч ярышта Лениногорск районнары егетләре алга чыкты.

Узышларның төп җиңүчесе — Лениногорск районыннан Раил Гарифуллин. Быел аның гомумән мондый ярышларда беренче тапкыр катнашуы икән. Алдагы көндә үз районында көчен сынап караса, икенче көнне Арчага килергә була. Юкка булмый, җиңүче исемен алып кайтып китә ул. Җиңүчегә суыткыч бүләк итәләр. Ярышларның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләп, трассаның чиста һәм уңайлы булуын әйтеп үтте Раил. 

Икенче урында — Ленар Бигманов. Кер юу машинасы да Лениногорск районына китте. Өченче урынны шул ук район егете Валерий Васильев яулады. Аңа телевизор бүләк иттеләр.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100