news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Россиянең чаңгы юллары» спорт чарасында әтиле-уллы Салиховлар җиңү яулады

Районның «Чаңгы федерациясе»н озак еллар «БлагоДарение» хәйрия фондының директоры Фәрит Салихов җитәкли.

Актанышта «Россиянең чаңгы юллары» спорт чарасында әтиле-уллы Салиховлар җиңү яулады
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 12 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Бүген Актанышта «Россиянең чаңгы юллары-2022» спорт бәйрәме узды. «Бүләк» чаңгы трассасында узган бәйрәмдә районның чаңгы сөючеләре, мәктәп укучылары, төрле һөнәр ияләре катнашты. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бөтенроссиякүләм чаңгы ярышында катнашучы райондашларны котлап уңышлар теләде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары кичә, 11 февральдә үзара көч сынашты. Бүген «Россиянең чаңгы юллары» массакүләм спорт чарасы районда гына түгел, авыл җирлекләрендә дә оештырылды.

Районның «Чаңгы федерациясе»н озак еллар «БлагоДарение» хәйрия фондының директоры Фәрит Салихов җитәкли. Бүгенге ярышта Фәрит Салихов үзенең улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов белән ярышта катнашты. Һәм барлык райондашларга өлге күрсәтеп әтиле-уллы ике чаңгычы да VIP-узышта мактаулы I урынны яулады. 

«Россиянең чаңгы юллары» бәйрәменең төп иганәчесе нәкъ менә Салиховларның «БлагоДарение» фонды иде. 

   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100