news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 2021 ел Татарстан волейбол клубларының уңышлары белән сөендерде

«Зенит - Казан» ирләр клубы, «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар клубы вәкилләре Татарстан Президенты белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: 2021 ел Татарстан волейбол клубларының уңышлары белән сөендерде

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Кубогын откан «Зенит» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары уенчылары, тренерлары һәм җитәкчеләрен котлады һәм волейбол республикада иң популяр спорт төрләренең берсе булып калуын әйтте.

«2021 ел безнең танылган волейбол клублары уңышлары белән тагын шатландырды. Сезне Россия Кубогында искиткеч һәм лаеклы җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Уеннар вакытында сез югары һөнәри осталыгыгызны, команда рухын һәм җиңүгә ышанычыгызны күрсәттегез. Безнең профессиональ клубларыбызның казанышлары нәтиҗәсендә республикада волейбол алга таба үсеш өчен этәргеч алды һәм популярлаша бара», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул җанатарлар һәм республика җитәкчелегенең ярдәме киләчәктә дә волейболчыларны яңа җиңүләргә һәм югары спорт казанышларына стимул бирер, дигән ышаныч белдерде.

«Зенит - Казан» ирләр волейбол клубы унынчы тапкыр Россия Кубогына ия булды, ә «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар клубы өчен бу җиденче җиңү.

Татарстан Президенты ике клуб җитәкчеләрен һәм баш тренерларын бүләкләде, шулай ук аларга акчалата сертификат тапшырды.

Волейболчылар да Рөстәм Миңнеханов өчен бүләк әзерләгән. Команда капитаннары Александр Волков һәм Ирина Королева республика Президентына истәлекле медальләр һәм кубок тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100