news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан татар милли көрәше буенча ярышлар узачак

1100 еллык уңаеннан 2022 елның беренче яртыеллыгында ике зур көрәш бәйрәме узачак.

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан татар милли көрәше буенча ярышлар узачак
http://dumrt.ru/

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россия Көрәш федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Равил Ногуманов белән күреште. Очрашуда сүз Нәзарәт белән бергәлектә 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында татар милли көрәше буенча Россиякүләм һәм дөньякүләм турнирлар оештыру хакында барды.

Очрашу кунагы Татарстан мөфтиен Көрәш Федерациясе Президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов исеменнән сәламләде, 2022 ел дәвамында көтелгән чаралар буенча якынча эш планы, татар милли спортын үстерү һәм дөньякүләм таныту юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Равил Ногуманов ассызыклап узганча, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы — татар көрәше үсешенә, аны яңа баскычка күтәрүдә зур мөмкинлек: милли спорт төре Ибне Фадлан елъязмаларында телгә алына, татар дин әһелләре үзләре дә көрәшчеләр, баһадир гәүдәле, көчле, батыр кешеләр булганнар.

Җитәкчеләр татар халкы тормышында зур әһәмияткә ия булган 1100 еллык уңаеннан 2022 елның беренче яртыеллыгында ике зур көрәш бәйрәме үткәрү хакында килеште. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кубогына Чаллыда татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча Берләштерелгән Россиякүләм турнир үткәрү көтелә. Ярыш 26 март көнне сәгать унда (10.00) «Витязь» спорткомплексында ачылачак.

Ярышларга Россиянең 25 төбәгеннән катнашучыларның килүе көтелә. Үз үлчәү категориясендә җиңү яулаган бил алышучылар арасында җирәбә ярдәмендә хаҗга юллама уйнатылачак. Әлеге зур бүләкне елдагыча Татарстан мөфтияте бирәчәк. 1100 еллык уңаеннан тагын бер зур чара Шәһре Болгарда 21 май көнне үтәр дип көтелә. Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен рәсми кабул итүе уңаеннан узучы бәйрәм программасы кысаларында Дөнья кубогына көрәш узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100