news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккей командасының уеннары эпидемиологик шартларга бәйле күчерелә

Күчерелгән матчларның көннәре әлегә билгесез.

«Ак Барс» хоккей командасының уеннары эпидемиологик шартларга бәйле күчерелә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Казанның «Ак Барс» хоккей командасының дүрт уены күчерелә.

«Континенталь хоккей лигасы карары буенча «Ак Барс»ның даими чемпионаттагы дүрт уены күчерелә. Хоккей клубларында эпидемиологик шартлар начараю сәбәпле, «Локомотив», «Куньлунь Ред Стар», «Барыс» һәм «Салават Юлаев» командаларына каршы уеннар соңрак булачак», дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайты.

Әлеге уеннар 13, 15, 17, 19 гыйнвар көннәрендә булырга тиеш иде. Матчларның кайсы көннәрдә үтәчәге әлегә билгеле түгел, алар Олимпия уеннары вакытына планлаштырылган пауза вакытына күчерелергә мөмкин.

Континенталь хоккей лигасы хәбәр итүенчә, бүгенгә хоккейчылар, тренерлар һәм башка команда вәкилләре арасында лигада 171 кешенең коронавируска тестлары уңай нәтиҗә күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot